Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау-профилактика сеанслары үткәрелә.
Шушы көннәрдә шәфкать туташы Розалина Ишимбаева Бэклайф свинг-машинасында дәрес үткәрде – ул авырту һәм мускул киеренкелеге белән көрәшергә ярдәм итүче пассив күнегүләрнең дәвалау комплексларын үткәрү өчен эшләнгән тренажер. Тренажер билнең хәрәкәтчәнлеген торгыза, төз утыруны яхшырта.
Социаль хезмәтләр алучылар бик теләп бил авыруларын профилактикалау сеансларына йөри.