Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре каралды, шулай ук озак вакытлы карау системасы кысаларында технологияләрне кертү буенча эш турында фикер алыштылар. Социаль хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, эш моментларын карадылар, хаталарны анализладылар.
Шулай ук чара кысаларында социаль хезмәткәрләр тарафыннан битлек режимын, шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж, янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Алынган мәгълүматны социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга җиткерәчәк.
Соңыннан профсоюз оешмасы рәисе Эльвира Сафиуллина ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.