Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече өйдә социаль хезмәт алучылар белән шәхси дәвалау-профилактика дәресләре үткәрүне дәвам итә. Чаралар «Күңел яшь булса, безгә яшь бәла түгел!» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
Велотренажер ярдәмендә чираттагы дәрес өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән иде. Һәр очрашу башында белгеч дәресләр нәтиҗәлерәк һәм куркынычсыз булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйли. Социаль хезмәтләр алучыларга спорт инвентаре белән ничек дөрес эшләргә, дәрес алдыннан разминканың мөһимлеге турында искә төшерәләр.
Өлкән кешеләргә тәкъдим ителгән күнегүләр комплексы организмны киләсе дәрескә җайлаштыра. Үткәрелгән әзерлек чараларыннан соң велотренажерда дәрескә керешәләр. Чараны оештыручы фикеренчә, мондый дәресләрдән соң социаль хезмәт алучыларның гомуми хәле һәм кәефе яхшыра, нерв киеренкелеге кими, активлык арта.