Эльмира Зарипова «Ярдәм» фондының күп функцияле спорт комплексы мөмкинлекләре белән танышты

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Ярдәм – Помощь» хәйрия фондының күп функцияле спорт үзәгендә булды.

Ведомство башлыгы спорт комплексының җиһазландырылышы һәм аны төзегәндә кулланылган техник чишелешләр белән танышты. Үзәк инвалидлар һәм сәламәт кешеләр өчен дә уңайлы. Комплекста объект буенча тоткарлыксыз хәрәкәт итү һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен тренажерларга керү мөмкинлеге тәэмин ителгән. Шулай ук дәресләр өчен универсаль спорт залы да бар.

Э.Ә. Зарипова «Ярдәм» фондының социаль якланмаган категорияләр белән эшләүгә керткән өлешен югары бәяләде.

Комплексны бу елның икенче кварталында ачарга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International