Казан гаиләләренә «Девятаев» кинокартинасын күрсәттеләр

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Девятаев» дигән фильм карадылар.

Хәйрия чарасының максаты: гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы вакытында күпмилләтле халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, ил тарихына карата кызыксынуны арттыру.

М. Девятаев истәлеге фонды «Девятаев» нәфис фильмын ачык карауны оештырды. Кинокартина башланыр алдыннан сәламләү сүзе белән Советлар Союзы Герое улы, Казан дәүләт медицина университеты профессоры Александр Михайлович Девятаев чыгыш ясады. Ул фильмның консультанты булуын һәм төшерү командасы өчен кирәкле барлык фотографияләр һәм материаллар тапшыруын сөйләде.

Соңыннан фильм турында фикер алышу булды, тамашачылар А.М. Девятаевка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International