21 февральдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының бишенче утырышы булды. Көн тәртибенә гаиләләрдә имин булмаган һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозулар кылу турында дүрт сигнал картасын карау кертелгән иде. Алар «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарның учеты һәм мониторингы» мәгълүмати системасы аша балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан килгән.
Шулай ук утырышта катнашучылар башлангыч этапта индивидуаль тернәкләндерү программасы кысаларында гаилә белән ведомствоара эш нәтиҗәләрен анализладылар.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде: барлык гаиләләр һәм балигъ булмаган балалар профилактик эш алып бару өчен ведомство учетына куелды, гаилә тернәкләдерүнең төп этабына күчерелде.