Лениногорскида «Яшь сугышчы мәктәбе» дигән уен программасы узды

2022 елның 25 феврале, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова һәм 16 нчы балалар бакчасында тәрбияче Нина Аникина җитәкчелегендә балалар «Яшь сугышчы мәктәбе» дигән уен программасы оештырганнар. Чараның максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү.

Уенны үткәрүдә «Чик сакчылары бердәмлеге» Лениногорск бүлекчәсенең инициатив төркеме актив ярдәм күрсәтте. Аларга судьяларның җаваплы роле бирелде.

Балалар ике командага бүленеп, төрле биремнәрне үтәргә керештеләр. Ярыштан соң Николай Моргин, Алексей Варламов, Александр Иванов һәм Наил Гарифуллин җитәкчелегендәге чик сакчылары командаларны лаеклы сынаулар үтүләре белән котладылар, грамоталар тапшырдылар. Алар шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар үз Ватаннары өчен горурлык хисе, Россия сугышчыларына хөрмәт тәрбияли һәм балаларда патриотик фикерләүне формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International