Түбән Каманың «Веста» үзәгендә тренинг дәресе узган

2022 елның 25 феврале, җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 24 февраль көнне «Гаилә тормышының этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» курсыннан «Үз-үзең белән танышу» дигән тренинг дәресен үткәрде. Төркемдәге яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын тикшерү максатыннан үткәрелгән чара 11 нче социаль участокта узды. Анда 13-14 яшьлек 21 бала катнашты.

Дәрестә сораштыручылар һәм проект тестлары кулланылды. Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең барысы да яхшы кәефкә, активлыкның уртача дәрәҗәсенә ия булуы ачыкланды. Тикшерелүчеләрнең күбесе (85 %) үзләре турында әйләнә-тирәдәгеләргә караганда яхшырак уйлый, дип саный, 75% яшүсмер үзләрен аралашучан һәм күңелле кешеләр дип саный, тикшеренүдә катнашучыларның 60%ы конфликтлы хәл очрагында компромисска беренче булып барырга әзер түгел.

Яшүсмерләр арасында дистанцияне кыскарту максатыннан психолог аларга «Аркада комплиментлар» күнегүен үтәргә тәкъдим итте. Йомгаклау вакытында күбесе курс кысаларында алга таба дәресләр әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда киртәләрне җиңеп чыгу ысулларын өйрәтүгә һәм кешеләргә карата миһербанлылык һәм түземлек турында күзаллауны торгызуга юнәлдерелергә тиеш дигән фикергә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International