Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә гражданлык позициясе, патриотик аң, Ватанга тугрылык, гражданлык бурычларын үтәүгә әзерлек, толерантлык, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр культурасын формалаштыру мөһим юнәлеш булып тора.
25 нче февраль көнне Баулы муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында «Социаль хезмәткәрләрнең эмоциональ януын кисәтү» темасына төркемле дәрес үткәрелде.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары хәйрия марафонына кушылды. Онлайн-режимда алар алып баручылар белән аралаштылар, концерт программасын карадылар.
22 февральдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Анна Закирова «Цифрлы сервис – социаль мәсьәләләрне хәл итүгә кыска юл» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада социаль яклау бүлегенә һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килүчеләр катнашты.
2022 елның 24 февраленнән 24 мартына кадәр 2022 елда мәҗбүри таләпләрне үз эченә алган һәм мәҗбүри таләпләрне куллануны бәяләргә тиешле Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары исемлеге турындагы боерыклар проектлары буенча гавами фикер алышу үткәрелә
Социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт аша тернәкләндерү кабинетында «Көнкүреш әйберләре тегү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Бүген, 25 февральдә, Яр Чаллы шәһәрендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше).
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турында» 2021 елның 16 сентябрендәге 1564 номерлы карары нигезендә, хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан 5 нче март шимбәдән ял көне 7 нче март дүшәмбегә күчерелә.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 28 февральдән 5 мартка кадәр эш атнасы 6 көнгә кадәр озыная. 5 мартта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. 6, 7 һәм 8 март ял – көннәре.
24 февраль көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Лекция учреждение хезмәткәрләрендә килеп туган сорауларны аңлатуга юнәлдерелгән иде.
Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 24 нче февраль көнне 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Халык бәйрәмнәренең февраль тылсымы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларны рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштыруга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга, патриотизм тәрбияләүгә, шулай ук сөйләм һәм фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән.