«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә экологик викторина үткәрелде

2022 елның 25 феврале, җомга

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Нәрсә? Кайда? Нигә?» дигән экологик викторина узды. Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.

Алып баручылар ролендә Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары арасыннан волонтерлар чыгыш ясады. Әкияти тамаша барышында балаларга табигать саклау тематикасына сораулар бирелде. Җавап вариантларын күрсәтү өчен интерактив сенсор тактасы кулланылды.

Викторинаның икенче өлеше түгәрәк өстәл форматында оештырылды. Һәр катнашучы үз командасының уенына үз өлешен кертте, күп кенә яңа белемнәр алды һәм иптәшләрчә ярыш рухын тойды.

Узган экологик белемнәр бәйрәменең максаты балаларда туган як табигатенә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International