24 нче февральдә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә вак моториканы торгызу буенча социаль-тернәкләндерү чарасы уздырылды. Дәресне социаль эш буенча белгеч Екатерина Савенкова һәм социаль хезмәткәр Светлана Петрова оештырды. Максат – физик активлык аша акыл эшчәнлеген өйрәнү.
Социаль тернәкләндерү чаралары акрынлап, өзлексезлекне, ә иң мөһиме – кешенең тернәкләндерү процессында аңлы катнашуын күз алдында тота. Социаль хезмәтләр алучы шәхси дәрестә бик теләп катнашты. Бармакларның бөгелүләре хәтер, игътибарлык үсешенә ярдәм итте.