Өлкәннәр белән эшләүдә пластилинография уңышлы кулланыла

2022 елның 25 феврале, җомга

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева пластилин белән традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча дәрес үткәрде.

Пластилинография – ул гадәти булмаган мавыктыргыч дәрес. Пластилин белән эшләгәндә социаль хезмәтләр алучылар иҗат аша хисләр, кәефне чагылдырырга өйрәнә. Моннан тыш, пластилин белән эшләү – вак моториканы, югалган когнитив функцияләрне яңадан торгызуның яхшы ысулы, үз иҗади кәефеңне белдерү ысулы. Мондый дәресләр өлкәннәрне актив иҗатка җәлеп итә, яхшы кәефне саклый, тормыш белән кызыксынуны арттыра. Традицион булмаган техниканы куллану психика өлкәсендә яшь үзгәрешләренә каршы көрәшергә ярдәм итә. Шулай ук бу өлкәннәрнең баш мие эшчәнлеген стимуллаштыру өчен файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International