Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр интеллектуаль уенда катнаштылар

2022 елның 25 феврале, җомга

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сүзләр белән уен» дигән кызыклы чара узган. Социаль хезмәт алучылар һәрберсендә дүртәр кеше булган ике командага – «Эрудитлар» һәм «Белгечләр» төркемнәренә бүленде. Аларга язгы тема белән ассоциацияләнә торган сүзләр сайларга туры килде. Азарт бик шәп булды: катнашучылар тырыштылар, ә җанатарлар аларга көч биреп тордылар.

Очколарны исәпләүдә интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева да катнашты. «Эрудитлар» көндәшләреннән нибары бер очкога калышты.

«Бу чараның төп максаты – яшәүчеләрнең когнитив сәләтләрен яхшырту, аларда команда рухын үстерү», – ди социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова. Аның сүзләренә караганда, барысы да бик күңелле узды: «Алга таба да социаль хезмәт алучылар хәтер, фикерләү һәм сүзлек запасын киңәйтә алырлык үзенчәлекле брейн-ринглар оештырачакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International