Министрлыкта Иҗтимагый совет утырышы узды

2022 елның 25 феврале, җомга

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырыш катнаш форматта үтте.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф. Вәлиуллов Иҗтимагый совет алдында 2021 ел нәтиҗәләре буенча ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатлары һәм бурычлары исемлеген гамәлгә ашыру турында хисап белән чыгыш ясады. 2021 елда Иҗтимагый совет тарафыннан түбәндәге ачык максатлар билгеләнде:

Хәерчелек белән көрәш;

Мәшгульлеккә ярдәм итү;

Гражданнарга электрон хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыру;

Аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү;

Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы яшүсмерләрне өстенлекле эш белән тәэмин итү юлы белән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү;

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына туры килә торган эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән пенсия яшендәге гражданнарны эшкә урнаштыру.

Рөстәм Вәлиуллов билгеләп үткәнчә, министрлык планлы күрсәткечләрне үтәгән. Иҗтимагый совет әгъзалары эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International