22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты хәйриячеләре Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Кунаклар буш кул белән килмәгән. Интернат-йортта яшәүчеләр өчен алар тәмле һәм файдалы күчтәнәчләр – сөт продукциясе алып килгәннәр.
Учреждение директоры Елена Четырчинская, күрсәткән игътибары һәм хәйрия ярдәме өчен комбинат җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт белдерде.