25 нче февраль көнне Баулы муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында «Социаль хезмәткәрләрнең эмоциональ януын кисәтү» темасына төркемле дәрес үткәрелде.
Социаль эш буенча белгеч Татьяна Зиннәтшина социаль хезмәткәрләргә эмоциональ янганда барлыкка килгән симптомнар һәм мондый халәтне булдырмау ысуллары турында сөйләде. Психолог Ильмира Әюпова социаль хезмәткәрләр белән тренинг үткәрде һәм балаларга карата уңай мөнәсәбәтне саклау буенча кыйммәтле киңәшләр бирде.