Спас интернат-йорты бүләккә велотренажер алды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары хәйрия марафонына кушылды. Онлайн-режимда алар алып баручылар белән аралаштылар, концерт программасын карадылар.

Спас районының социаль иминлек фондыннан көтелмәгән бүләк – велотренажер һәм йөгерү юлы да күңелле сюрприз булды.

«Спорт тренажерлары тернәкләндерү дәресләрендә социаль хезмәт алучылар өчен файдалы булачак. Алар төрле авырулар вакытында сөяк-мускул системасын ныгытырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләде шәфкать туташы Анна Трембицкая.

Видеоэлемтә катнашучылары спонсорларга бүләк һәм игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International