24 февраль көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Лекция учреждение хезмәткәрләрендә килеп туган сорауларны аңлатуга юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүне, пенсия белән тәэмин итүне, пособиеләр һәм башка социаль түләүләр бирүне, социаль ярдәм чараларын үзгәртүне регламентлаучы законнар нигезләренә аерым игътибар бирелде. Алынган мәгълүматны социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга җиткерәләр, бу исә өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге барлык яңалыклардан да хәбәрдар булырга ярдәм итә.
Социаль хезмәткәр мәктәбе дәресләре белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен һәм компетентлыгын арттыра.
Ахырда Covid-19 таралуын кисәтү чаралары турында инструктаж үткәрелде.