Министр Эльмира Зарипова Яр Чаллыда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде

2022 елның 25 феврале, җомга

Бүген, 25 февральдә, Яр Чаллы шәһәрендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

«Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхсән кабул итү булды, аның барышында министр чаллылыларның сорауларына җавап бирде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча укыту, мөстәкыйль эш эзләү планы, дистанцион яңадан теркәү, халыкны эш белән тәэмин итү турындагы гамәлдәге законнарга кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International