Патриотик юнәлештәге очрашу «Шатлык» үзәгендә оештырылды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә гражданлык позициясе, патриотик аң, Ватанга тугрылык, гражданлык бурычларын үтәүгә әзерлек, толерантлык, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр культурасын формалаштыру мөһим юнәлеш булып тора.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан төрле эш формалары кулланалар. Бу – төрле тематик чаралар, акцияләр, сугыш ветераннары, сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар, хәрби-патриотик клублар белән хезмәттәшлек итү һ.б.

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында «Шатлык» үзәге базасында мәгълүмати-танып белү чарасы – Әфган сугышы ветераны, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе С.А. Хватков, «Застава» хәрби-спорт патриотик клубы җитәкчесе А. А. Миронов, «Гвардия» эзләү хәрби-патриотик клубы җитәкчесе В. М. Никифоров белән очрашу оештырылды.

Очрашуда социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче 25 бала катнашты – алар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең хезмәт алучылары. Чараның төп максаты булып буыннар тарихи хәтерен саклап калу, үз Ватаны өчен горурлык тәрбияләү, илдә һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән геройлар өчен горурлык хисен тәрбияләү торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International