Министрлык берничә боерык проектлары буенча гавами фикер алышу башлануы турында хәбәр итә

2022 елның 25 феврале, җомга

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 24 февраленнән 24 мартына кадәр 2022 елда мәҗбүри таләпләрне үз эченә алган һәм мәҗбүри таләпләрне куллануны бәяләргә тиешле Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары исемлеге турындагы боерыклар проектлары буенча гавами фикер алышу үткәрелә.

Боерыклар проектлары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган (mtsz.tatarstan.ru):

- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Инвалидларны билгеләнгән квота чикләрендә эшкә алуга төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда бәяләнә торган һәм 2022 елда мәҗбүри таләпләрне куллануны бәяләргә тиешле норматив хокукый актлар исемлеге турында» боерыгы проекты: Эшчәнлек юнәлешләре бүлеге > Дәүләт надзоры > Тикшерүләр үткәрү, үтәлеше мәҗбүри булган күрсәтмәләрне бирү һәм беркетмәләр төзү хокукы белән инвалидларны билгеләнгән квота чикләрендә эшкә алуны күзәтү һәм тикшереп торуны гамәлгә ашыру > Норматив-хокукый актлар > Норматив документларның проектлары (https://mtsz.tatarstan.ru/proekti-normativnih-dokumentov.htm?pub_id=3144033);

- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) үткәргәндә үтәлергә тиешле таләпләрне үз эченә алган норматив хокукый актлар исемлеге турында» боерыгы проекты: Эшчәнлек юнәлешләре бүлеге > Дәүләт надзоры > Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру > Норматив-хокукый актлар > Норматив документларның проектлары (https://mtsz.tatarstan.ru/proekti-normativnih-pravovih-aktov.htm?pub_id=3143809

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International