«Веста» социаль ярдәм үзәгендә тегү дәресләре үткәрелә

2022 елның 25 феврале, җомга

Социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт аша тернәкләндерү кабинетында «Көнкүреш әйберләре тегү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Чара тегү кабинетында эшләгәндә куркынычсызлык техникасы, тегү өчен кирәкле инструментлар һәм материаллар белән танышу белән башланып китте. Катнашучыларны кул эшләре белән кызыксындыру өчен белгеч аларга кибетләрдә сатыла торган йомшак уенчыклар һәм сумкалар ясау өчен әзер җыелмалар күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар пакетларга тутырылган мамык тукыманың кисәкләрен күрделәр, төймәләрдән ясалган бизәкне салфеткага тегеп куерга өйрәнделәр.

Тегү күзаллауны, фикерләүне үстерә, кулларның вак моторикасын, игътибар һәм тырышлык таләп итә. Ул өлкәннәргә дә, балаларга да файдалы.

Дәрестә катнашучылар процесстан ләззәт һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International