Түбән Кама районы балалары халык бәйрәмнәре белән таныша

2022 елның 25 феврале, җомга

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 24 нче февраль көнне 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Халык бәйрәмнәренең февраль тылсымы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларны рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштыруга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга, патриотизм тәрбияләүгә, шулай ук сөйләм һәм фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән.

Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты. Аларга февраль аенда билгеләп үтелүче рус халык бәйрәмнәре турында презентация күрсәттеләр. Белгеч аларның тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде.

Дәрес ахырында катнашучылар рус халкы тормышында календарь бәйрәмнәренең әһәмияте турында үз фикерләрен әйттеләр, кызыклы танып-белү чарасы өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International