Май чабу атнасының беренче көнендә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Пульс» актив пенсионерлар клубы әгъзалары «Май чабу бәйрәме безгә килә!» күңел ачу чарасы уздырды.
Пенсионерлар бер-берсенә бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Алар Май чабу бәйрәмен җырлар, биюләр, мәзәкләр белән чакырдылар, коймак белән сыйландылар, төп Май чабу ризыгының рецептлары һәм аны әзерләү серләре белән уртаклаштылар.
Мондый очрашулар өлкән яшьтәге кешеләргә күңел яшьлеген, тормыш сөючәнлеген, оптимизмны сакларга мөмкинлек бирә.