2022 елның февралендә Түбән Кама районында «Шәфкать » халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә торучы 264 өлкән яшьтәге кешенең фатиры янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылган. Җайланмаларны урнаштыру Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районында күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге ярдәме белән мөмкин булды.
Әлеге масштаблы эшне башкару өчен 750 автоном янгын хәбәрчесе бүлеп бирелгән, алар янгын сүндерүчеләр һәм социаль хезмәткәрләр көче белән өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыны буенча фатирларда урнаштырылган. Һәр өлкән яшьтәге кешегә янгын очрагында гамәлләр тәртибен искә төшерделәр һәм хәбәрчеләрнең эш принциплары турында сөйләделәр.