Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә начар гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә уздырганнар. Профилактик чарада яшүсмерләр яшендәге тәрбияләнүчеләр катнашты.
Видеоэлемтә режимында психиатр-нарколог Марина Пляшкова балаларга тәмәке тартуның зыяны һәм аның үсеп килүче организмга йогынтысы, наркотик матдәләрнең тиз арада зарарлы гадәткә әйләнүе турында сөйләде. Яшүсмерләр сәламәт яшәү рәвеше турында белем алдылар, начар гадәтләргә «ЮК» дип әйтергә өйрәнделәр.