Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2022 елның 1 марты, сишәмбе

3 нче март көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хатын-кызлар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән ш., Татарстан ур., 1 йорт.

Шәһәр һәм районның 5 предприятиесе вәкилләре эш эзләүчеләргә 20дән артык вакансия тәкъдим итәчәк. Килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән очраша, вакансияләр турында мәгълүмат ала, эшкә урнашу өчен анкета тутыра алачаклар. Шулай ук вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларның барысы да мәшгульлек хезмәте белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак.

Ярминкә эшсезләргә генә түгел, нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшне алыштырырга теләүчеләргә дә исәпләнгән.

Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International