«Гармония» үзәгендә бәйрәм алды мастер-классы узды

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Светлана Шакирова бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада «Преодоление» клубы вәкилләре катнашты.

Дәреснең максаты: якын кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрне ачу.

Психолог балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, ә соңыннан катнашучылар төсле кәгазьдән открыткалар ясарга кереште. Барысы да күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.

Мондый чаралар социаль хезмәт алучыларда сәнгать, иҗади караш, игътибарлык, кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә, уңай эмоциональ кәеф тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International