Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты базасында урнашачак.
Перинаталь үзәк 160 ятакка исәпләнгән. Ел саен биредә 8 меңгә кадәр хатын-кыз кабул итә алачаклар. Ярдәм Казаннан һәм республиканың якын-тирә районнарыннан килгән йөкле хатыннарга күрсәтеләчәк.
«Бүген без яңа перинаталь үзәк төзелешен башлап җибәрәбез. Демографияне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез, һәм безнең төп өстенлекләрнең берсе – имин бала табуны тәэмин итү. Без булачак әниләр өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Заманча үзәкне булдыру әлеге хезмәтләрнең сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа үзәктә бала тудыру залы-операция һәм диагностика хезмәте, 100 ятакка исәпләнгән акушерлык бүлеге, зур реанимация бүлекләре, 60 ятакка исәпләнгән яңа туган балаларның патологиясе бүлеге, дүрт операция һәм 7 бала табу залы булачак. Яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге балаларны карау өчен заманча сулыш аппаратурасы һәм кювез – инкубаторлар белән җиһазландырылачак. Төзелешне 2023 елның августында тәмамлау планлаштырыла.
«Бу – 8 Мартка чын бүләк», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Казанда яшәүче күп балалы ана Ләйсән Махнырь. Ире белән бергә алар дүрт балигъ булмаган бала үстерәләр.