28 февральдә Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Ирина Матвеева һәм укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында тренинг элементлары белән дәрес үткәрделәр. Балаларның үз-үзләрен тотышы, алар белән үзара бәйләнеш үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
Ата-аналар фикер алышуга актив кушылдылар, сораулар бирделәр, үз балаларының проблемаларын уңай хәл итү, үз-үзеңне тоту сәбәпләрен аңлау мөмкинлеге алдылар. Шулай ук аларга үз-үзеңне тоту проблемаларын нәтиҗәле коррекцияләү ысуллары турында сөйләделәр.
Ата-аналар мәктәбе – ул барлык нечкәлекләре белән уйланылган, ата-аналар өчен уңайлы шартларда тәрбия процессын оештыру һәм үткәрү буенча уртак педагогик эшчәнлек моделе. Ата-аналар белән очрашулар аларның психологик һәм эмоциональ грамоталылыгын арттыралар.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, әлеге проект эшчәнлеге мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү буенча иң яхшы практикаларның берсе булып тора.