Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар кулинария мәктәбе дәресендә катнаштылар. Пешекче Гүзәл Абдуллина җитәкчелегендә алар винегрет әзерләделәр.
«Бу салат организмны витаминнар белән тәэмин итә, язгы авитаминозны профилактикалау чарасы булып тора», – ди пешекче. Өстәвенә, күпләр винегрет ясарга яраткан һәм аны әзерләү тәкъдимен бик теләп кабул иткән.
Һәрвакыттагыча, хезмәт гигиенасына аерым игътибар бирелде: барысы да пешекче башлыкларын, алъяпкычлар киделәр. Кулинарлар төркемнәргә бүленде: кемдер яшелчә чистарта, кемдер кисә, май сала. Нәтиҗәдән барысы да канәгать калды.
Интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева сүзләренә караганда, учреждениедә кулинария мәктәбендә дәресләргә аерым игътибар бирелә, чөнки алар социаль хезмәт алучыларда үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үстерә, хәтер һәм игътибарны, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта, командада эшләргә өйрәтә. Моннан тыш, бу хезмәт шатлыгын тоярга, нәтиҗәдән ләззәт алырга ярдәм итә.