«Гармония» үзәге яшүсмерләр белән иҗади дәресләр үткәрә

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

«Мир в объективе» клубы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Альбина Сәгъдиева «Фотога төшкәндә кәефне җиткерү өчен композиция кагыйдәләрен куллану» темасына чираттагы дәрес үткәрде. Чараның максаты: яктылыкны күрү һәм төсләрне туры китерә белү, төркемдә дустанә мөнәсәбәтләр, уңай психологик климат формалаштыру.

Чара башында балалар композициянең нәрсә икәнлеген, рәсемдә табигый яктылыкны ничек кулланырга, төсләрне ничек яраштырырга кирәклеген белделәр. Аннан соң фотографияләрдә композицияләрне дөрес куллану буенча практик эш үткәрелде. Яшүсмерләр теманы җиңел үзләштерделәр һәм төрле композицияләр тәкъдим иттеләр. Башкарылган эштән балалар бик канәгать калдылар.

Психолог фикеренчә, мондый чаралар вакытында балаларда фантазия үсә, эмоциональ киеренкелек кими, төркемдә бердәмлек һәм ышаныч атмосферасы барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International