1 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучыларга «Иммунитетны ничек ныгытырга» дигән темага видеолекция тәкъдим иттеләр.
Шәфкать туташы тернәкләнүчеләргә организмны саклау авыз куышлыгының, борынның һәм тире өслегенең лайлалы тышчаларыннан башлануы турында сөйләде. Аннары кан күзәнәкләре һәм лимфатик система организмны төрле инфекцияләрне кузгатучылардан яклый. Лекция барышында социаль хезмәтләр алучыларга иммунитетны ныгыту һәм саклау буенча киңәшләр бирелде: дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, чыныгу, көн режимын үтәү, тулы йокы. Шулай ук шәфкать туташы тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.
Чарада 12 кеше катнашты.