Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында яңа технология – йон җепләре кулланып аз хәрәкәтләнүче кешеләрне тернәкләндерәләр. Шәфкать туташы Мехри Мамедова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар күпчелек өчен гадәти эш белән шөгыльләнәләр – җепләрдән йомгак ясыйлар. Йонның рельеф структурасы, пөхтәлек һәм төгәллекне таләп итә торган монотон хәрәкәтләр – болар барысы социаль хезмәтләр алучыларның вак моторикасын стимуллаштыра.
Йон җепләре белән эшләүне белгечләр башка тернәкләндерү формалары белән тулыландыра, мәсәлән, әкият яки вокал терапиясе, хатирәләр терапиясе. Мондый комплекслы алым үткәрелә торган тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеген арттыра.
«Йон җепләрен хәрәкәт итү функцияләрен үстерүдә куллануның зур плюсы шул: өлкән яшьтәге кешеләр бу шөгыльләрне ниндидер аерым тернәкләндерү дип кабул итми, ял итә, ә монотонлы хәрәкәтләр аларны тынычландыра», – ди Мехри Мамедова. Аның сүзләренә караганда, мондый тернәкләндерүне социаль хезмәт алучыларның барысы да яхшы кабул итә, һәркемнең уңай нәтиҗәләре бар.