2 мартта «Экспо-Кама» күргәзмә үзәгендә «Сәнәгать һәм кадрлар. Мәгариф. Карьера» дип аталган махсуслашкан күргәзмә-ярминкә ачылды, ул 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәне оештыручылар – Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашында «Экспо-Кама» күргәзмә үзәге.
Күргәзмәнең максаты – мәктәп укучыларын шәһәр һәм республиканың һөнәри уку йортлары, белем бирү хезмәтләре базарының һәм хезмәт базарының торышы, аларны үстерү перспективалары һәм кирәкле һөнәрләр белән таныштыру.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең карьера үсеше, һөнәри күнекмәләрне үстерү бүлеге белгечләре укучыларга булачак һөнәрне дөрес сайлау турында мәгълүмат бирәчәкләр, «Киләчәк һөнәрләре» һәм «Һөнәрләр калейдоскобы» видеофильмнары күрсәтәчәкләр, шулай ук укучыларга кирәкле һөнәрләр турында мәгълүмати материал – «Һөнәрләр классификациясе» һәм «Һөнәр сайлау стратегиясе» буклетлары өләшәчәкләр.
Күргәзмә-ярминкәдә Яр Чаллы, Минзәлә, Лубянск, Түбән Новгород, Самара, Уфа, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрнең урта һөнәри һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары катнаша.
Күргәзмәдә катнашучылар мәгълүмати стендлар һәм реклама листовкаларын, видеофильмнарны, студентлар башкарган эшләр һәм эшләнмәләр күргәзмәләрен күрсәттеләр.