1 март көнне «Минем турында закон, мин закон турында» дигән цикл кысаларында Казанның Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече балигъ булмаганнарны хокукый яктан агарту максатыннан «Переполох» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес «Суд сәгате» сюжетлы-рольле уен рәвешендә узды, анда катнашучылар, үз персонажы роленә кереп, тәкъдим ителгән тормыш ситуацияләрендә мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул иттеләр. «Җавап бирүчеләр», фактларга таянып, үз карашларын бик оста якладылар. Балигъ булмаганнар хокукый белемнәрнең яхшы дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Соңыннан «Минем хокукларым» дигән дискуссия һәм юридик викторина үткәрделәр.
Дәрес балигъ булмаганнарның хокукый белемнәре һәм хокукый культурасы нигезләрен формалаштыруга ярдәм итте.