«Ышаныч» үзәгенең көндезге бүлегендә гражданнарны яшәү шартларына яраклаштыру буенча эш алып барыла

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Физик һәм психик кимчелекләре булган затлар даими рәвештә игътибар җитмәүдән, йә, киресенчә, тирә-юньдәгеләрнең артык нык кызыксынуыннан җәфа чигә. Бу аларның психик һәм эмоциональ хәленә тискәре йогынты ясый, тормыш белән кызыксынуны бетерә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү – бу аларга грамоталы психологик ярдәм күрсәтү дигән сүз.

Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлекчәсенең бурычы – хезмәт алучыларда уңай эмоциональ кәеф булдыру, аларның тормышын тагын да яктырак итү, аралашу һәм шатлык бирү.

Бүлек психологы тарафыннан гражданнарны яшәү шартларына яраклаштыру буенча эш алып барыла: тернәкләндерү характерындагы чаралар, аерым алганда, ял һәм рекреацион терапия үткәрелә, көнкүрешне оештыру буенча дәресләр үткәрелә, психологик һәм социаль-көнкүреш ярдәм күрсәтелә.

Мәсәлән, учреждениедә ком терапиясе ярдәмендә даими рәвештә дәресләр уза. Ком рәсеме нерв системасына йомшартучы эффект бирә, стресслардан һәм кичерешләрдән арындыра, кеше үзендә бастырган хис-тойгыларны социаль яраклы формада белдерү мөмкинлеге бирә. Шулай ук ком терапиясе кулларның вак моторикасын, кабул итүне, хәтерне, фикерләүне, сөйләмне үстерүне стимуллаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International