Биектау районында узган түгәрәк өстәлдә абортларны профилактикалау турында фикер алыштылар

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

«Плюс бер» абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында 3 март көнне Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә «Умиление» гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге психологы, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекологлары, район мәгариф, социаль яклау бүлекләре, яшьләр эшләре, мәдәният һәм спорт бүлеге вәкилләре, руханилар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- аналар һәм балаларга карата районның социаль сәясәте,

- гаилә тәрбиясе,

- халыкның әхлакый кыйммәтләрен формалаштыру буенча дини оешмалар эшчәнлеге,

- иртә йөклелек: бүгенге көндә проблема яки норма,

- аборт.

«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Т.И. Палачева йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү системасы һәм психологик тренинг ярдәмендә аңлы аналыкны формалаштыру турында сөйләде. Ул Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында йөкле хатын-кызлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар абортларны профилактикалау буенча «Умиление» үзәге инициативаларын хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International