Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

«Планета одежды» кибете директоры Риводж Алмонович Таиров Менделеевск муниципаль районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы 10 гаилә өчен кирәк-яраклар сатып алуга иганә ярдәме күрсәткән.

Кибеттә гаиләләргә сезонлы кием-салым һәм аяк киеме сайларга булыштылар. Гаиләләр эшкуарга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, кибетнең алга таба да чәчәк атуын, мондый игелекле эштә уңышлар, хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International