Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Бәйрәм марафоны» программасын тормышка ашыру кысаларында чаралар комплексы үткәрелде.
Ел саен Теләче муниципаль районында спартакиада үткәрелә. Быел спартакиада Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узды. Спартакиада программасына чаңгы ярышлары, чаңгыда экстремаль ярышлар, аркан тарту, кул көрәше, мас-рестлинг, шахмат һәм башка спорт төрләре керде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021-2022 елларда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру чаралары турында» 2021 елның 13 февралендәге 77 номерлы карары нигезендә ай саен «Караучы» хезмәте күрсәтүнең сыйфатын һәм күләмен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында экологик тәрбиягә зур игътибар бирәләр.
Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Релаксацион терапия алымнары. Эмоцияләр белән идарә итү» дигән темага семинар узды.
Шушы көннәрдә участок социаль хезмәте технологиясе кысаларында Минзәлә муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Хәмидуллина Наталья тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалары булган социаль хезмәт алучылар белән дәрес уздырылган.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 975 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 7 кешегә кимрәк.
2022 елның 9 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 160 эшсез граждан исәпләнә, бу 2 март белән чагыштырганда 85 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» укытучысы «Демография» милли проектын «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итә.
Минзәлә муниципаль районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Олимпиец» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында Сәламәтлек көне оештырганнар. Чараның максаты – шәхеснең спорт культурасын, спортка карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.