«Балкыш» социаль приюты балалары театрга бардылар

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Бәйрәм марафоны» программасын тормышка ашыру кысаларында чаралар комплексы үткәрелде.

Учреждение белгечләре тәрбияләнүчеләрне театр белән таныштырырга карар кылдылар. Танып-белү әңгәмәсендә тәрбияләнүчеләр төрле театр жанрлары, һөнәрләре һәм театрда актерлар балалар һәм өлкәннәр өчен тамаша күрсәтүләре турында белделәр.

Аннары балалар өчен Туфан Миңнуллин ис. Түбән Кама татар драма театрына кызыклы экскурсия ясадылар. Кызыклы экскурсиядән кайткач, алар үзләрен актерлар ролендә сынап карадылар һәм нәниләр өчен өстәл театры оештырдылар.

«Балалар өчен театр – ул тере сәнгать. Театр эшчәнлеге баланың социаль, сөйләм, эстетик, танып-белү үсеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итә», – дип билгеләп үтә педагоглар Гөлназ Курмакаева һәм Антонина Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International