Минзәлә районында участок социаль хезмәте технологиясен гамәлгә ашыралар

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә участок социаль хезмәте технологиясе кысаларында Минзәлә муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Хәмидуллина Наталья тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалары булган социаль хезмәт алучылар белән дәрес уздырылган.

Белгеч белән берлектә әни һәм бала тактиль сизүчәнлекне арттыру өчен һәм сулышны үстерү буенча күнегүләрне үтәделәр.

Белгеч әнигә уеннар һәм күнегүләрнең вариантларын тәкъдим итте, аларны өйдә мөстәкыйль рәвештә үткәрергә мөмкин. Ана дәрестән канәгать калды һәм белгечкә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International