Минзәлә муниципаль районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Олимпиец» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында Сәламәтлек көне оештырганнар. Чараның максаты – шәхеснең спорт культурасын, спортка карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Адаптив физкультура буенча инструктор Илнара Хөсәинова һәм социаль эш буенча белгеч Эльмира Шәрипова җитәкчелегендә социаль-медицина реабилитациясе бүлеге белгечләре «FIT 5», «Юнифайд-спорт» Махсус Олимпиадасы программалары буенча кызыклы биремнәр әзерләделәр. Командаларда катнашучыларга бер ярыш мәйданыннан икенчесенә маршрут битләре буенча хәрәкәт итәргә кирәк иде. Балалар зур азарт белән чаңгыда йөрделәр, кар чаналарында йөгерделәр, шулай ук капкага шайбаны керттеләр.
«Мондый төрдәге чаралар күңелле хисләр бүләк итә, энергия өсти, коллективны берләштерә, мотивация өчен үрнәк булып тора», – дип уртаклашты үзәк директоры Елена Сысоева.