Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 975 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 7 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга һәм Түбән Камада эшсезләр саны кимеде, анда 2022 елның 9 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 227 һәм 681 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яшел Үзән (+3), Менделеевск (+1), Чистай (+2) һәм Кама Аланы (+4) шәһәрләрендә күзәтелә.