2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
Озак вакыт карау системасының мөһим өлеше – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәү өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә кертү. Мондый технологияләр арасында –«Караучы» («Сиделка»). Технология 2019 елдан бирле дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итеп тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021-2022 елларда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру чаралары турында» 2021 елның 13 февралендәге 77 номерлы карары нигезендә ай саен «Караучы» хезмәте күрсәтүнең сыйфатын һәм күләмен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла.
Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече тарафыннан февраль ахырында әлеге хезмәт күрсәтүнең сыйфатын чираттагы тикшерү үткәрелде.
Әлеге технология кысаларында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль хәрәкәт итү, төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның «Караучы» хезмәтен алу мөмкинлеге барлыкка килде.
«Караучы» технологиясе киң спектрдагы хезмәт күрсәтүне күз алдында тота: зәгыйфь авыруны ашату, юу, киендерү, урынны алыштыру, памперсны алыштыру, суднодан файдалануда ярдәм итү.
Тикшерү нәтиҗәсендә хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты уңай бәяләнде. Социаль хезмәт алучылар һәм аларның туганнары социаль хезмәткәрләр адресына өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында эш оештырганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.