Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» укытучысы «Демография» милли проектын «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итә.
Дәресләрнең төп максаты булып аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларда өстәмә белем һәм күнекмәләр формалаштыру тора.
Әлеге дәресне социаль эш буенча белгеч Габдрахманова Резедә үткәрде, ул аз хәрәкәтләнүче кешене урын өстендә дөрес итеп ашатырга, памперсларны алыштыручы өстәмә чаралар, табан һәм терсәкләргә махсус йомшак накладкалар турында сөйләде.
Габденур Гыйльфанович мондый дәресләрнең әһәмиятен бәяләде һәм үз йортын калдырып китмичә, укуны узу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт белдерде.