Республика халкына 42 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

2022 елның 9 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 160 эшсез граждан исәпләнә, бу 2 март белән чагыштырганда 85 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 42 685 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 339 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 444 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 17 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International