«Исток-Башлангыч» үзәгендә ата-аналар белән интернетта куркынычлар турында сөйләштеләр

2022 елның 11 марты, җомга

Кичә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Социаль челтәрләрдә куркыныч төркемнәр. Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк» дигән дәрес үткәрде.

Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларны куркыныч интернет-берләшмәләрдә очрашырга мөмкин булган потенциаль куркыныч янаулар белән таныштыру.

Очрашу барышында катнашучылар «Үлем төркемнәре» турында видеоролик карадылар һәм интернетта балаларны нинди куркынычлар сагалый: социаль челтәрләрдә тискәре контентының үтемлелеге, акча таләп итү, көчләү һәм экстремизмны пропагандалау, суицидка тарту һ.б. турында фикер алыштылар.

Ахырда ата-аналарга балалар белән бергә интернеттан файдалану вакытын төгәл билгеләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International