Социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген камилләштерү, социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм аларны күрсәтү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын эчке контрольдә тота.
10 март көнне «Ышаныч» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире, директор, социаль хезмәткәрләрнең участокларына, шул исәптән, карамактагылар янына барып, планлы рәвештә тикшерү уздырдылар.
Социаль хезмәткәрләрнең участокларын тикшерү күрсәтелә торган хезмәтләрнең социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасына һәм социаль хезмәтләр күрсәтү турындагы шартнамә шартларына, күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфаты белән канәгать булу-булмавы буенча үткәрелде.
Контроль барышында карамактагылар социаль хезмәткәрләрнең эшеннән канәгать булуларын билгеләп үттеләр һәм ярдәмчеләренә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.