10 март көнне «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм юрисконсультанты йогышлы авырулар хастаханәсенең хезмәт коллективы белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре очрашуда катнашучыларга социаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат бирделәр, озак вакытлы карау системасы кысаларында социаль хезмәтләр күрсәтү турында аңлаттылар.
Моннан тыш, очрашуда өлкән яшьтәге һәм инвалидларның өй шартларында максималь озак яшәү шартларын булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар. Мондый технологияләр арасында – «Әлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» һәм «Караучы» («Сиделка»).
Очрашуда катнашучыларга буклетлар һәм мәгълүмати материаллар бирелде. Чара нәтиҗәләре буенча озак вакытлы карау буенча социаль һәм медицина хезмәтлерен күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау буенча узара хезметтешлек турында килешенде.